Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!
Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!
Әниләр көне – иң җылы бәйрәмнәрнең берсе, ул иң якын һәм кадерле кешеләргә – әниләребезгә багышланган. Бишектән алып бөек һәм изге Ана мәхәббәте безне җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга, уңышка өмет итәргә булыша. Безгә күпме яшь булуы мөһим түгел – әнинең яхшы сүзе, аның ягымлы карашы, зирәк киңәше балага да, өлкәннәргә дә кирәк.
Бөек ана хезмәте һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятле булачак. Әниләр көнен бәйрәм итү – безнең өчен эшләгән әниләрнең барлык яхшылыклары, аларның мәхәббәте һәм аңлаулары өчен үз рәхмәтләребезне белдерергә бик яхшы мөмкинлек. Бу көнне герой-аналарга, күп балалы аналарга, ятим балаларга һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларга икенче әнигә әверелгән хатын-кызларга аерым рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле әниләр! Рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез! Армый-талмый хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен алдыгызда баш иябез. Сезнең күзләрегездә елмаю сүнмәсен! Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, балаларыгызның җылылыгын тоеп яшәргә телим!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина