2021 нче елның 27 нче ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Матаниннарның 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара булып узды.
Никахлашу Сараеның төп залында ак карлы агач әзерләделәр. ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярлар белән бергә аны алтын алма белән бизәделәр.
Николай Иван улы һәм Флюра Харитон кызы – чын хезмәтчәннәр, һәм алар кадерләп саклаган намуслы хезмәтләре өчен бирелгән Рәхмәт хатлары моңа дәлил булып тора. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы - 70 елдан артык.
Матаниннар, 50 ел элек кебек үк, тугрылык һәм мәхәббәт билгесе итеп, кул балдаклары белән алмаштылар. Күркәм вакыйганы юбилярларның туганнары, балалары һәм оныклары бүлештеләр.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Николай Иван улына һәм Флюра Харитон кызына агач тамырларын җиргә бәйләп, тамырларын ныгытып, елдан-ел күккә тартылуын теләделәр. Бу агачта барлыкка килгән һәр алма нык эленеп торсын. Юбилей истәлеге итеп аларга Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырылды. Ә юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.