Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәренең бала тудыру йортында тантаналы рәвештә чыгарылыш тантанасын уздырдылар.

2021 елның 26 ноябре, җомга

"Әни - беренче сүз, һәр язмышта иң мөһим сүз!" дигән цикл чараларын, яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару тәмамлый.

         Тугыз ай көтү артта калды һәм кечкенә кеше дөньяга килде. Бәхетле әни һәм кечкенә сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – бөтен гаилә өчен онытылмаслык бәйрәм.

         Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы әлеге шатлыклы вакыйганы Корчагиннар гаиләсе белән бик теләп уртаклашты. Аларның Милана исемле кызлары туа. Ул гаиләдә икенче бала. Сергей Михаил улы һәм Эльвира Рафис кызының 4 яшьлек беренче олы кызлары Ульяна бар.

         ГХАТ идарәсе коллективы аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләп, беренче документ – туу турында таныклык, истәлекле китаплар һәм "Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы исеменнән котлау открыткасы тапшырды.

         Кадерле әти-әниләр! Озак көтелгән кызыгыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен. Бары тик кояшлы көннәр, иминлек, бәхет һәм уңышлар сезгә, яраткан кызыгызга!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International