Күптәннән билгеле, теләсә нинди тормыш бәхете, дан гаиләдә булмаса, кешегә тулысынча канәгатьлек бирмиләр. Бары тик мәхәббәттә, гаиләдә, балаларда гына үз бәхетенең иң югары ноктасына ирешә. Әниләр көне алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Кирилловлар Сергей һәм Анна өйләнеште. Алар быелның ноябрендә теркәлгән соңгы парга әверелде. Никахны теркәү тантаналы шартларда узмады, ләкин яшьләрне бу борчымады, алар бәхетле иде!