Тәтештә юбилярларны хөрмәтлиләр

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Тәтеш шәһәрендә яшәүче Вера Николаевна һәм Аркадий Александрович Торгашовлар бергә гомер итүләренең матур 50 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Аларның олы мәхәббәте һәм гаҗәеп язмышы нигезе булып аларның 2 балалары, оныклары, оныкчыклары тора.

Әлеге истәлекле көндә юбилярларга балалары, оныклары матур теләкләрен җиткерделәр, шулай ук Тәтеш шәһәре Башкарма комитетының эшләр идарәчесе А.А. Никоноров һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова, район башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы, озын гомер, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләп, истәлекле сувенир тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International