Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 14 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 9 малай һәм 4 кыз бүләк итте.
Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар, өчәр бала – икенче һәм өченче, ике бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 22, ә иң яшь әтигә 26 яшь тулган. Иң өлкән әнигә 36, иң өлкән әтигә –45 яшь. Елның 11нче ае районыбызга 9 гаилә бүләк иткән. Иң яшь кәләшкә – 20, иң яшь кияүгә 24 яшь тулган. Иң өлкән кәләш белән кияү алтмышны тутырганнар.