Тәтеш районында Әниләр көнендә балалар туу

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

“Кояштан башка гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет була алмый, хатын-кыздан башка мәхәббәт юк, әнидән башка шагыйрь дә, батыр да юк. Дөньяның бөтен шатлыгы әниләрдә” дип язып калдырган Алексей Максимович Горький.

28 нче ноябрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә әниләр бәйрәмендә, ягъни 27 ноябрь көнне Горбуновлар һәм Куровлар гаиләсендә дөньяга килгән сабыйларны теркәү үткәрелде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л.М.Дианова әлеге гаиләләрне котлап, бәхетле балачакның нигезе булган тынычлык, шатлык һәм мәхәббәт теләп сабыйларның әтиләренә туу турында таныклык тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International