Мамадыш районында гомер итүче Газизуллиннар гаиләсендә игезәкләр туды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Радий һәм Илвира Газизуллинар гаиләсе Мамадыш шәһәренең иң күркәм гаиләләренең берсе. Өч ай элек аларның гаиләләрендә дүртенче һәм бишенче булып игезәк балалары аваз салды. Әлбәттә УЗИ аппараты белән караганда карында ике сабый булуын әйткәч, Газизуллиннар гаҗәпләнүләрен яшермәгән.

Олы уллары Ризванга 10 тулган, кызлары Диләрәгә – 8 яшь, ике яшь ярымлык Тамерлан балалар бакчасына йори. Кече игезәк уллары Әмирхан белән Рәйханга өч айлары тулган. 10 ел элек корган гаиләләре бүгенге көндә чын мәгънәсендә гөрләп, шаулап тора.

Илвира һәрвакыт янәшәсендә булган тормыш иптәше Радийга, кечкенәләрне карашырга ярдәм итергә ашкынып торган олы балаларына, якыннарына  бик рәхмәтле. Купбалалы әни булу – зур бәхет, ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International