Әниләр көне алдыннан ГХАТ идарәсе коллективы «Гаилә белеме» электив курсы буенча дәрес, «Ана йөрәге – мәхәббәт чыганагы» дигән мавыктыргыч тамаша, «Әни – безнең көзгебез» интуицион квесты, исем кушу тантанасы кебек чаралар әзерләгән иде.
26 нчы ноябрь көнне бу чаралар циклы Имин бала табуга әзерлек мәктәбе «Сонатал»да үткәрелгә дәресе белән тулыланды.
Әниләр көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ирина Федосеева балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә урнашкан эш урынында барлык әниләрне әлеге җылы бәйрәм белән котлады һәм сабыйның иң мөһим документын – туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын һәм Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы исеменнән котлау хатын тапшырды .
Арча районы халкы финалистлар өчен 4235 тавыш бирде. Җиңүчене бүләкләү 27 ноябрьдә «Нечкәбил» конкурсының финал көнендә булачак. Әниләр көненә багышланган финал бәйрәмендә Татарстанның 10 районы һәм Казан шәһәреннән 11 тату гаилә катнашачак. Алар арасында Арча районы исеменнән Антиповлар гаиләсе була.
2021 нче елның 25 нче ноябрендә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Гаилә чыгышы-2021» дип исемләнгән гаилә иҗаты район фестиваль-конкурсы булып узды.
2021 елның 25 ноябрь көнендә Борбаш авыл җирлегенә кергән Сәрдегән авылында яшәүче, бүгенге көндә 90 яшен тутырган Зиганшин Гарәфетдин аганы кайнар котлауларга күмделәр.
Район, шәһәр башкарма комитеты һәм Советында хезмәт итүче барлык аналар өчен бәйрәм иртәсе шулай матур башланып китте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова матур, җылы теләкләрен җиткергәннән соң чәчәкле исемле котлау хатларын, чәй күчтәнәче таратты.
2021 елның 25 ноябрендә Чистай шәһәренең «1 нче Лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән Никахлашу сарае базасында гаилә нигезләре дәресе үткәрелде.
"Әни-беренче сүз, һәр язмышта иң мөһим сүз!” дип исемләнгән өикл чаралары кысасында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә әниләр көненә багышланган тантаналы чара булып узды.
Бүген ГХАТ идарәсе коллективы янында гадәти булмаган төшке аш мәҗлесе узды. Ул якынлашып килүче бәйрәм, Әниләр көненә багышланган иде. "Әни – безнең көзгебез!" дип исемләнгән интуицион квест өчен, белгечләр үз әниләренең фотосурәтләре белән стенд әзерләделәр.
24 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәренең 7нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узды. Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәнең төп темасы – гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре иде.