Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2021 елның ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 192 бала дөньяга килде. Алар арасында 114 малай һәм 78 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1870 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 5050 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 42 яшьтә, иң яшь әти - 19 яшьлек, ә иң өлкәненә - 52 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре - Ясмина, Мирон, Амина, Нурлан, Аиша, Богдан. Сирәк исемнәр арасында- Далиль, Хадиджа, Арлан, Тая, Архан, Латифа булды.