Менә кышкы туй сезоны да җитте! Кыш-ул матур ялтыравыклы кар, үтә күренмәле боз вакыты, өйдә уңайлы җылы киемнәр табып, бер-беребезгә якыная торган вакыт, ә иң мөһиме, яңа тормыш һәм яхшы үзгәрешләр китерә торган могҗиза көтәбез.
Бүген кышкы туйлар бик актуаль, чөнки алар үзенчәлекле ритм һәм кабатланмас атмосферага ия. Ә никахны теркәү тантанасы тыныч һәм уңайлы узсын өчен без барлык булачак яшь парларга да атна саен Түбән Кама никахлашу сараенда уза торган туй алды консультациясенә килергә тәкъдим итәбез.
Тантаналар бүлеге белгечләре булачак парларның барлык кызыксындырган сорауларына да җавап бирәчәкләр, бер парны да игътибарсыз калдырмаячаклар.
4 декабрьдә Түбән Кама районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ландыш Фәрхетдинова инструктажның махсус кунагы булды.
Ландыш Дамировна булачак парларга ГХАТ территориясендә тавыш тәртибе, машина йөртү таныклыгын үз вакытында алыштыру һәм автомобильнең номер билгеләрендә авышлык куллануны тыю турында искә төшерде.