2021 елның 30 ноябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 2000 бала туу турында акт теркәлде. 13 ноябрь көнне Садыхов Рамал һәм Фидан гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Айла исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әти-әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырдылар.
Сезне кызыгыз туу белән котлыйбыз! Кечкенә генә кызыгыз сәламәт, бәхетле булып үссен! Ә сезгә кечкенә могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, күңелле мәшәкатьләр, шатлык һәм бәхет телибез!