Актның хуҗасы – гаиләдә дүртенче булып аваз салган Стефания Бесчетнова. 2988 грамм һәм 50 см булып туган бәхет нуры ике апасы һәм абыйсы өчен көтеп алынган сеңел.
Авыллардан яшьләр шәһәргә кызу-кызу күчкән вакытта, Андрей Алексеевич һәм Вера Николаевна туган авылларында төпләнеп калуны кулайрак күрә. Артык зур булмаган хуҗалык та тәрбияләп торалар. Быел август аенда бәхетле ата-ана фирәзә туйларын каршы алган.
Бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова ишле гаиләне тагын да бер зур сөенечкә артуы белән тәбрикләде. Якыннарын ешрак түгәрәк табын артында җыеп, яңа төрле ризыклар белән сыйлар өчен татар халкының аш-су ризыклары энциклопедиясен бүләк итте.