ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2022 ел
шимбә

Гашыйклар көненең иң мөһим символларының берсе - йөрәк. Туй мәҗлесе вакытында ЗАГС хезмәткәрләре яңа өйләнешкәннәргә йөрәк формасындагы лолипоплар бүләк иттеләр, аларга якты, озын һәм бәхетле тормыш теләделәр.

2022 нче елның 11 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Соболевский авыл җирлегендә Кирилловлар гаиләсе Григорий Лукоян улы һәм Любовь Степан кызын бриллиант туйлары белән котлау тантанасы булып узды. 60 ел бергә тату гомер итү-ул зур бәхет, юбилярларның гаилә тормышын чагылдырган үзенчәлекле бәйрәм.

12 февральдә Яр Чаллыда «Россия чаңгы юллары-2022» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Бөтен Россия масса-күләм ярышлары 1982 нче елдан бирле уздырыла.

Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе коллективы гадәттәгечә йөгерештә актив катнаша.

2022 нче елның 12 нче февралендә ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен традицион консультация үткәрелде.


11
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген, Гашыйклар көне алдыннан, 2022 елның 11 февралендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ольга һәм Андрей Никоноровлар никахларын теркәделәр - бу 2022 елның үз никахын тантаналы рәвештә теркәүче беренче пар.

Бүген Чистай Никахлашу сараенда искиткеч ике парны «алтын юбилейлары» белән хөрмәтләү тантанасы узды.

2022 нче елның 11 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Валеевлар гаиләсе Тәлгать Латфулла улы һәм Саҗидә Шәрәфи кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята.

2022 елның 11 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 12 яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды. Балаларның исемнәре кызыклы, кызларда – Микелла, Азалия, Софья, Ясмина, Милана, Ралима, Раяна, Самина, малайларда – Рамир, Алим.

11 февраль көнне "Сонатал" балалар табуга әзерлек мәктәбендә ГХАТ Идарәсенең хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева булачак әниләргә туу турында таныклыкны рәсмиләштерү буенча дәүләт хезмәте турында сөйләде.


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 10 фералендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 5 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International