2022 елның 8 сентябрендә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә «Бергә бәхетле» проекты кысаларында «Гаилә чыгышы-2022» дип исемләнгән гаилә иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелде.
«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре юбилярларны котладылар! Бүген Евгений Николаевич һәм Анжелика Александровна гаилә тормышының 10 еллыгын билгеләп үттеләр.
«Алтын» туй юбилеен Ефимкиннар Евгений Петрович һәм Людмила Ивановна гаиләсе билгеләп үтте! «Алтын юбилярлар» тантанасы якыннары һәм туганнары даирәсендә үткәрелде. Ефимкиннар гаиләсен шатлыклы вакыйга белән Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе урынбасары Билалиева Л.В. тәбрикләде. Ефимкиннар гаиләсенә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы М. П. Афанасьев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Сентябрьдә туган балалар чыннан да уникаль. Аларның әниләре йөклелекнең соңгы аенда җитәрлек җылылык һәм кояш нурлары алдылар. Шуңа күрә сентябрьдә туганнарның бик күп үзенчәлекләре бар. 2022 елның сентябрь ае Аксубай районына Белем көнендә туган икенче игезәк парын - Данила һәм Варвараны бүләк иткән.
Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Илнур һәм Лариса Ракаевлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды. Алар кызларын безгә шумер мифологиясеннән килгән Ралина исеме белән атадылар. Бу исем тәрҗемәдә "кояш" дигәнне аңлата.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан агымдагы ел башыннан никахлашу турында 400 нче акт теркәлгән.
Яр Чаллы шәһәрендә ана капиталына дәүләт сертификатларын тантаналы рәвштә тапшыру инде, Федераль законны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле үк формалашкан күркәм традициягә әверелде.
Август аенда Бөгелмә районында 74 бала туган, шуларның 39ы малай һәм 35е кыз. Бу елның 8 аенда гына да 501 бала, 245 кыз һәм 256 малай туган, шуларның 5се игезәк.
2022 елның 6 сентябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1300 бала туу турында акт теркәлде. 2 сентябрь көнне Суслов Юрий Александр улы һәм Гөлнара Илшат кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Роман исеме кушылды.
Бүген 37нче лицейның 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында яңа уку елының беренче дәресе узды.