Өйдә онытылып калган паспортлар һәм йөзекләр, документлар белән буталчылык, ыгы-зыгы һәм ашыгу - туй көненең яшь парларга таныш юлдашлары. Аларны булдырмый калырга мөмкинме? Әлбәттә!
2022 елның 10 сентябрендә ГХАТ бүлегендә алтын юбилярларны котлау тантанасы үтте. Галия һәм Мифтах Садыйковлар кояшлы Үзбәкстанда танышалар. Галия анда кунакка килә. Бер-берсен аңлар өчен аларга бер атна вакыт җитә.
2022 елның 10 сентябрендә Балтач районының шәһәр тибындагы бистәсендә гадәти булмаган туй кортежы уза. ЗАГСка тасмалар белән бизәлгән өч ак Камаз килде.
Бала көтү - шатлыклы һәм бәхетле вакыт булуга карамастан, тормышта яңа мәшәкатьләр дә барлыкка килә. Әни булырга әзерләнгәндә хатын-кыз медицина һәм психология белән бәйле, социаль, юридик сораулар белән еш очраша.
Матур милли авыл туйлары заманча тантаналар белән кысрыкланып киләләр. Һәзер яшьләр никахлашу өчен ешрак шәһәр Тантана йортларын сайлыйлар.
Гафиятуллиннар Айнур һәм Нина гаиләсендә 7 сентябрьдә 3280 граммлы һәм 50 сантиметрлы кыз туды. Балага Ясмин дип исем кушканнар. Кыз-күп балалы гаиләдә алтынчы бала.
Бүген Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 11 яшь пар үзләренең никахларын бәйләделәр. Бу көн алар өчен икеләтә әһәмияткә ия булды, бүген аларның яшь гаиләләре барлыкка килү белән генә түгел, Яшел Үзән шәһәренең 90 еллыгын билгеләп үтүе белән дә бәйле.
Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Сергей һәм Яна Севрюковлар гаиләсендә көтеп алынган ир бала булды. Яңа туган балага Родион дигән матур исем бирделәр.
«Дәүләт хезмәтләре» порталы булачак ир белән хатынга күбрәк мөмкинлекләр ача. Никахны теркәү өчен гариза бирү мәҗбүри түгел — моны «Дәүләт хезмәтләре» Порталы аша өйдән, офистан чыкмыйча һәм хәтта төрле шәһәрләрдә булганда да эшләп була.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе коллективы бүген квалификация күтәрү курслары тәмамланган хезмәттәшләрен каршы алды.