Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре “Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручысы” республика конкурсының зона этабында үз номинацияләрендә 1 һәм 2 урыннарны яуладылар

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

ГХАТ хезмәткәрләре кешеләр белән тормышның иң шатлыклы мизгелләрен уртаклашалар. Алар никахлашу, бала туу, туй юбилее тантаналары һәркемнең йөрәгендә назлы һәм җылы истәлек булып уелып калсын өчен тырышалар.

Кичә Яр Чаллы шәһәрендә биш елга бер мәртәбә була торган “Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручысы” республика конкурсының зона этабы узды.

Тантаналар алып баручы Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре чираттагы тапкыр үзләренең чын осталар икәнлекләрен исбатладылар. Кәлимуллина Регина Рәйхан кызы һәм Әхтәмова Миләүшә Марат кызы үз номинацияләрендә 1 һәм 2 урыннарны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International