ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

 Дәресләрдән соң "укучылар" "Казан" гаилә Үзәге залларында була алалар.

Хәзер алар бергә шәхси тату-салонда эшлиләр.

2017 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы  Апас шәһәр тибындагы поселогында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар башкарма комитетларының ГХАТ органнары бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча Республика конкурсының зональ этабы узды, бу бәйгедә Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәре катнашты.

         25 июльдә Введенский Бистәсе авыл  җирлегендә 50 ел  бергә тату гомер итүче Шагеевлар гаиләсе Хаҗи улы Ильяс һәм  Инсаф кызы Данияне тантаналы чарага чакырдылар. Аларның  гаиләләре ихтирамга һәм хөрмәткә лаек, яшь буын өчен үрнәк булып тора. Гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Аларның бер-берсен яратуы, хөрмәт  итүе  балалары, оныклары өчен үрнәк.

2017 елның 25 июлендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында  Галимзяновлар гаиләсенең "көмеш" туйлары узды.

 Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева  2017 нче елның 1 яртыеллыгы  нәтиҗәләре буенча  авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар  алдында чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарын анализлады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды.Район ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче ”Гаилә мәктәбе” дәресләренең әһәмиятен ассызыклады. Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

24 июльдә Апас районы ЗАГС бүлегендә тугыз район - ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри осталыклары буенча ярыштылар. Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбычтан килгән бу тармакның бүлек начальниклары һәм белгечләре аерым сценарий буенча яшь парларның язылышу мизгелләрен, шулай ук балага исем кушу күренешләрен тасвирлап бирделәр.

24 июльдә Апаста республиканың  “Гражданлык хәләте актларын  тантаналы рәвештә   теркәүне иң яхшы алып баручы” дигән зональ конкурс  булды. Тәтеш муниципаль районыннан  Килдеш авыл берлегенен секретаре Мешкова Любовь катнашты. Ул тантаналы язылушыны  рус  һәм мордва телендә алып барды һәм  анда  мордва халкының туй  йолалары күрсәтте.  Тантаналы чара вакытында И.И. Николаева җитәкчелек иткән “Келуне” дигән мордва вокаль ансамбле халык җырларын башкарды. Жюри Л.М. Мешкованың чыгышын иң күркәм һәм үзенчәлекле дип табып аңа Диплом һәм истәлекле сувенир тапшырды.

 24 июль көне Апас районың ЗАГС бүлегендә үткәрелгән профессиональ осталык  конкурсында Биектау районының Иске-Казан җирлеге башкарма комитеты сәркәтибе Салихҗанова Ләлә Ирек кызы 3 урынга лаек диеп табылды.


23
июль, 2017 ел
якшәмбе

2017 елның 19 июлендә Яңа Чишмә муниципаль  районының Никахлашу сараенда “Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы” исемле һөнәри осталык республика конкурсының  зона туры булып узды. Чистай ЗАГСын Эльвира Равилова тәкъдим итте. Ул Никахлашуны тантаналы теркәүне  татар телендә тәкъдим итте  һәм зона турында 3 урын яулады. Ә ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина конкурста катнашучыларга тантаналы чараларны үткәрү өчен мастер-класс  үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International