Креатив пар Илнар һәм Ксения рок-концертта танышалар.

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Хәзер алар бергә шәхси тату-салонда эшлиләр.

 

Узган шимбәдә "Казан" гаилә Үзәгендә үзенчәлекле пар-Илнар һәм Ксения никахларын теркәделәр. Әлеге үзенчәлекле пар рок-концертта өч ел ярым элек танышалар. Илнар InNoEnd төркемендә бас-гитарист була, нәкъ менә концертта ул Ксенияне күреп ала һәм аның белән танышырга уйлый. Шуннан бирле алар айрылмыйлар. Соңгы вакытта Илнар музыка белән шөгыльләнүен туктатып, Ксения бергә шәхси тату-салоннарын ачалар.

 

Гадәти булмаган әлеге парны без дә чын күңелдән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International