2017 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Апас шәһәр тибындагы поселогында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар башкарма комитетларының ГХАТ органнары бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча Республика конкурсының зональ этабы узды, бу бәйгедә Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәре катнашты. “Иң яхшы граждан хәле актларын теркәү тантанасын алып баручы" исеме өчен Татарстан Республикасының 9 муниципаль берәмлекләрең, шул исәптән, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары гүзәл затларлары көч сынаштылар.
Киңкырлы уйланмалар һәм гадәттән тыш иҗади сәләтен катнашучылар күрсәттеләр.
Жюри һәм килгән тамашачыга рус һәм татар телләрендә никахлашу тантанасы чаралары курсәтелде, аларда Татарстан халыклары һәм шулай ук күрше Республика Мордовия туй обряды элементларын катнашучылар уз чыгышларында тәкъдим иттеләр.
Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләргә авыр булды, әмма җиңү зона этаб конкурсын “Иң яхшы граждан хәле актларын рус телендә теркәү тантанасын алып баручы" номинациясендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең башлыгы урынбасары Екатерина Романова яулады.
Бүләкләү тантанасы вакытында жюри рәисе һәм Татарстан Республикасының Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Әхмәтҗанов Ринат Харис улы, Екатерина Романовага җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышларга һәм җиңүләргә ирешергә теләп калды.