ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәре ГХАТ бүлегендә янә игезәк бала теркәлгән! Игезәкләр туу вагыйгасы – сирәк вакыйга һәм шуңа күрә бик шатлыклы.

2017 елның 27 июлендә Түбән Кама районында Түбән Кама Хатын-кызлар советы ярдәмендә төзелгән һәм ел саен уздырыла торган “Авыл Хуҗабикәсе" бәйгесе үтте.

 2017 нчы елның 27 нче июль көнендә  Саба муниципаль районы Мәртен авылында яшәүче Бибисәидә Нигимәтҗановага 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин,якыннары, туганнары килгән иде.


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 26 июлендә Чирмешәндә никахлар теркәү залында тантаналы шартларда ана капиталына сертивикатлар тапшырылды.

Алта Чирмешән гаиләсе: Алиева Гюнай, Илалова Гөлнәзирә, Капитонова Любовь, Митяева Анна, Мөхәммәтшина Алинә, Нуруллина Гөлфияләр капиталлы булды.

Россиядә күпчелек яшьләр (82%) никахка мәхәббәт белән керә, дип хәбәр итә “Известия” Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) һәм Россия дәүләт социаль университеты (РГСУ) уздырган уртак тикшерүгә сылтама белән.

Танитаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Хисматуллин Радамир 3480 гр. һәм 54 буй белән иртәнге 18-нче июльда доньяга килә.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 1500нче сабые теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Руслан Фәрид улы һәм Анастасия Валерий кызы Абдуллиннар гаиләсендә булды. 21 июльдә аларның уллары Айназ дөньяга аваз сала.

26 июль көнне  никахларны рәсми теркәүчеләр арасынды иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау буенча зонаара конкурс булып узды. Республикабызның 8 районыннан үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә килгән конкурсантлар арасында Балтач районыннан Кече Лыза авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лариса Михайловна Михайлова да катнашты һәм никахларны теркәү тантаналы өлешен удмурт телендә алып барып, уңышлы чыгыш ясады.


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

Кияу сөеклесенә тәкъдим ясап мотоцикл бүләк итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International