Танитаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә бу айда бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парлар өчен дулкынландыргыч бәйрәм булды. Бәйрәмгә килүче 20 парны балалары, оныклары һәм оныкчыклары озата килде. Юбилярлар Мендельсон маршы астында тантаналар залына үттеләр һәм гаилә тарихының иң истәлекле вакыйгаларын искә төшерделәр.
Тантаналы өлештән соң юбилярлар "Казан" гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгында булдылар, истәлеккә күмәк фотога төштеләр.