Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 1500нче сабые теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Руслан Фәрид улы һәм Анастасия Валерий кызы Абдуллиннар гаиләсендә булды. 21 июльдә аларның уллары Айназ дөньяга аваз сала. Сабый 3465 грамм авырлыкта һәм 51 смлы буй белән туа. Айназ гаиләдә икенче сабый һәм беренче ир бала. Аның апасы Айсылу 2013 елда Руслан белән Анастасияне беренче тапкыр бәхетле әти-әни итә. Яшь әти-әнинең тормышы тагы да күбрәк бәхет-куанычка чума.
Бала әнисе - Анастасия Валерьевна дәүләт актында имзасын куеп, баланың беренче документын – туу турында таныклык алды. Таныклык белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткасы да тапшырылды.
Без чын күңелдән Абдуллиннар гаиләсен уллары Айназ туу белән котлыйбыз. Аларга тынычлык, иминлек һәм бәхет теләп калабыз.