2017 нчы елның 27 нче июль көнендә Саба муниципаль районы Мәртен авылында яшәүче Бибисәидә Нигимәтҗановага 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин,якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Зөбәйдә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.