2017 елның 27 июлендә Түбән Кама районында Түбән Кама Хатын-кызлар советы ярдәмендә төзелгән һәм ел саен уздырыла торган “Авыл Хуҗабикәсе" бәйгесе үтте.
Иң яхшы хуҗабикәләр үзләренең уникальлеген дәлилләделәр. Гади укытучылар, китапханәчеләр узләренең авыл утарының мини-күчермәсен ясадылар, мәйданда концерт номерлары күрсәттеләр, мунча өчен себеркеләр бәйләделәр, кыр чәчәкләреннән карачкы ясадылар.
Ярышлар артыннан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, "Түбән Кама Хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Эльвира Долотказина күзәтте. Быел жюри әгъзаларына Алсу Тарханова – "Татарстан-яңа гасыр" сәяси совет Башкарма комитеты рәисе кушылды, - Рәмзия Кашапова – "Сөембикә" журналы җитәкчесе урынбасары һәм Роза Богоутдинова “Татарстан Хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы вәкиле дә булды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, ике җиңүче билгеләнде – Ләйсән Шиһапова Түбән Уратма һәм Татьяна Фролова Сухрау. “Җылы гаилә учагы” һәм “Гаилә бәхете сакчысы” номинацияләре буенча, дипломнарны Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе Җитәкчесе Бэлла Махотина тапшырды.
Шунысын искәртү кирәк, "Авыл хуҗабикәсе" – гади бәйге. Бу акция авыл проблемаларына, бүгенге заман хатын-агросәнәгать комплексы үсешенә игътибар бирү өчен үткәрелә. Түбән Кама районында ул инде алтынчы ел рәттән уздырыла.