ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2017 ел
шимбә

29 нчы июльдә Алексеевск ГХАТ бүлегендә, бүлек мөдире Валентина Увакина приюттагы тәрбияләнуче балаларга  “Гаиләдәге тәрбия үзенчәлеге” исеме астында очрашу үткәрде.

 2017 нчы елның 29 нче июль көнендә  Саба муниципаль районы Ике Басу Арташ авылында яшәүче Әсмабикә Фәттаховага  90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары  Закирҗанов Р.Р., Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов А.Р., якыннары, туганнары килгән иде.

2017 елның 29 июлендә никахлашу Сараеның төп залында никах теркәү тантанасы узды.

Кайбычмуниципаль  районының социаль яклау бүлеге белгечләре белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина инвалид һәм өлкән яшьтәге кешеләр яши торган интернатта булып кайттылар.Очрашу выкытында  өлкәннәргә күңелле уеннар, аларның яшьлек җырларын бергәләшеп җырлау тәгъдим  ителде. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.


28
июль, 2017 ел
җомга

6 пар өчен Марш Мендельсоны яңгырады.Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 

  Арча муниципаль районында  озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган  тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

  Юбиляр Нәзиха Мостафина үз гомерен хезмәткә багышлый. 

Ул - Бөек Ватан сугышы, тыл ветераны. Өч бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта аның җиде оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Юбилярны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров килгән иде. Ул юбилярга җылы теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

 Агымдагы елның 27  июлендә  район  социаль яклау,  мәдәният, яшьләр эше һәм  спорт  бүлекләре җитәкчелегендә,  районыбызның күпсанлы  мөмкинлекләре чикле кешеләре соравы буенча,   “Дуслар  җыелган  җирдә” дип исемләнгән спорт фестивале  үткәрелде.  Әлеге спорт  чарасы  “Сабантуй” паркында  оештырылды.  Бәйрәм  чәй табыны артында башланып китте. Район   башлыгы Рамил Нотфуллин  бәйрәмне  тантаналы төстә ачып  җибәрде.

Иң кечкенә бала 960, ә иң зуры – 5400 грамм.  Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 43 яшь.

    Кукмара районы Починок Кучук авылы мәдәният йортында 2017 енче елның 26 июлендә “Гражданлык хәле актларын тантаналы төстә теркәүдә иң яхшы алып баручы” дигән республика бәйгесенең зона туры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International