Биектау районы Ямаширмә авылында яшәүче Нәзихә Мостафина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

  Юбиляр Нәзиха Мостафина үз гомерен хезмәткә багышлый. 

Ул - Бөек Ватан сугышы, тыл ветераны. Өч бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта аның җиде оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Юбилярны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров килгән иде. Ул юбилярга җылы теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International