2017 нчы елның 29 нче июль көнендә Саба муниципаль районы Ике Басу Арташ авылында яшәүче Әсмабикә Фәттаховага 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов А.Р., якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Әсмабикә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.