Кукмара муниципаль районында “Гражданлык хәле актларын тантаналы төстә теркәүдә иң яхшы алып баручы” дигән республика бәйгесенең зона туры узды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

    Кукмара районы Починок Кучук авылы мәдәният йортында 2017 енче елның 26 июлендә “Гражданлык хәле актларын тантаналы төстә теркәүдә иң яхшы алып баручы” дигән республика бәйгесенең зона туры узды. Анда Кукмара, Әтнә, Балтач, Арча, Питрәч, Саба, Мамадыш, Теләче районнарыннан килгән конкурсантлары көч сынашты. Өйләнешүче парларны теркәү вәкаләте хәзер авылҗирлекләренә дә бирелгән. Шуның өчен катнашучылар арасында шәһәр һәм район үзәкләрендә эшләүчеләр генә түгел, авыл җирлекләреннән килүчеләрдә бар иде.

Бәйгедә катнашучыларны республика ЗАГС идарәсе начальнигы урынбасары Ринат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиевалар котлады. Жюри вәкилләре арасында күп еллар район ЗАГС бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлсинур апа Аксанова һәм район Мәдәният йорты хезмәткәре, режиссер Рамил Сәләхетдинов та бар иде.

Катнашучылар арасында барган киеренке көрәштән соң җиңүчеләр билгеләнде. 1 урынны - Мамадыш, 2 урынны – Арча, 3 урынны Сабадан килүчеләр алды. Кукмара, Балтач, Әтнә, Питрәч, Теләче кызларына катнашучы дипломы тапшырылды. Кунакларны каршылап, аларга үзләренең матур чыгышларын бүләк иткән, мари халкының традицияләрен саклаучы “Кна Вел” ансамбленә (җитәкчесе Леонид Искаков) ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Сылу кызлар” төркеме кызларының җырлары, “Кна Вел” ансамбленең чыгышы бәйгегә тагын да ямь, күтәренке кәеф өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International