Агымдагы елның 27 июлендә район социаль яклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре җитәкчелегендә, районыбызның күпсанлы мөмкинлекләре чикле кешеләре соравы буенча, “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән спорт фестивале үткәрелде. Әлеге спорт чарасы “Сабантуй” паркында оештырылды. Бәйрәм чәй табыны артында башланып китте. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәмне тантаналы төстә ачып җибәрде. Район башлыгы бу бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләрне - Р.Г. Хайруллина белән Р.Н. Гафиуллинны мәйдан түренә чакырып үзенең ихлас хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмнең төп кунагы – Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Фәрит улы Мөбарәкшин булды. Ул районыбыз халкын кайнар сәламләп, даими рәвештә актив сәламәт яшәү рәвешен алып барырга чакырды.
Бәйрәмнең төп өлеше төрле уен-ярышлар, традицион бәйгеләр белән дәвам итте. Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, күз бәйләп әйбер кисү, кашыкка йомырка куеп узышу, боҗра ыргыту һәм башка уеннар оештырылган иде. Коляска белән хәрәкәт итүчеләр өчен дә махсус уеннар оештырылды. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге тренеры тарафыннан оештырылган шашка, шахмат, кул көрәше кебек спорт уеннарында да халык бик теләп катнашты. Бәйгеләрдә җиңүчеләр истәлек бүләкләренә ия булды. Бәйрәм барышында спорт чараларында актив катнашып, урыннар яулаган спортчы егет-кызларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин тарафыннан Грамоталар тапшырылды. Ә район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова гаилә корган яшь парларны – Гыйльвановлар һәм Петровлар гаиләләрен тәбрикләп, истәлек бүләкләре бирде. Бәйрәмне район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр үзләренең дәртле җыр-биюләре белән тагын да ямьләндерделәр.