Арча муниципаль районында озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.
60 ел иңгә-иң куеп яшәгән Хаҗирә һәм Таһир Кадыйровлар, 50 ел пар канатлар булып гомер иткән Орнашбаштан Әминә һәм Мөнир Касыймовлар да гаилә бәйрәменә чакырылды. Балалар, оныклар белән бик күңелле бәйрәм булды ул көн. Башкортстанда яшәүче кызлары гаиләсе, балалары белән махсус шушы бәйрәмгә дип кайткан.
Бәхет. Шушы биш хәрефле сүз үзенә никадәр мәгънә сыйдырган. Менә шул сүз җир йөзендәге барча кешегә юлдаш булса иде. Бүгенге юбилярларыбыз кебек.