26 июль көнне никахларны рәсми теркәүчеләр арасынды иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау буенча зонаара конкурс булып узды. Республикабызның 8 районыннан үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә килгән конкурсантлар арасында Балтач районыннан Кече Лыза авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лариса Михайловна Михайлова да катнашты һәм никахларны теркәү тантаналы өлешен удмурт телендә алып барып, уңышлы чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында удмурт халкының гореф- гадәтләрен, төрле буын бәйләнешләрен, удмурт милләтенең гармун һәм скрипка көйләре астында башкарылган туй җырларын, милли киемнәрен күрсәтеп жюри әгъзаларының һәм катнашучыларның күңелен яулады. Кукмара районының Починок-Кучук авылында узган конкурста удмурт халкының милли гореф-гадәтләрен югатмыйча, традицияләренә хөрмәт белән караганы өчен Лариса Михайлона диплом белән бүләкләнде. Шулай ук «Сылу кызлар» группасы һәм «Кна Вел» мари ансамбле чыгышлары да бәйрәмнең курке булып торды.