Чистай ЗАГС бүлегенең белгече призлы урын яулады

2017 елның 23 июле, якшәмбе

2017 елның 19 июлендә Яңа Чишмә муниципаль  районының Никахлашу сараенда “Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы” исемле һөнәри осталык республика конкурсының  зона туры булып узды. Чистай ЗАГСын Эльвира Равилова тәкъдим итте. Ул Никахлашуны тантаналы теркәүне  татар телендә тәкъдим итте  һәм зона турында 3 урын яулады. Ә ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина конкурста катнашучыларга тантаналы чараларны үткәрү өчен мастер-класс  үткәрде.

Барлык катнашучылар да конкурска югары бәя бирделәр һәм Яңа Чишмә муниципаль  районы җитәкчелегенә җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International