Тәтеш муниципаль районы конкурста

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

24 июльдә Апаста республиканың  “Гражданлык хәләте актларын  тантаналы рәвештә   теркәүне иң яхшы алып баручы” дигән зональ конкурс  булды. Тәтеш муниципаль районыннан  Килдеш авыл берлегенен секретаре Мешкова Любовь катнашты. Ул тантаналы язылушыны  рус  һәм мордва телендә алып барды һәм  анда  мордва халкының туй  йолалары күрсәтте.  Тантаналы чара вакытында И.И. Николаева җитәкчелек иткән “Келуне” дигән мордва вокаль ансамбле халык җырларын башкарды. Жюри Л.М. Мешкованың чыгышын иң күркәм һәм үзенчәлекле дип табып аңа Диплом һәм истәлекле сувенир тапшырды.

Делегацияне Тәтеш муниципаль районы ГХАТ булеге җитәкчесе Л.М. Дианова алып барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International