25 июльдә Введенский Бистәсе авыл җирлегендә 50 ел бергә тату гомер итүче Шагеевлар гаиләсе Хаҗи улы Ильяс һәм Инсаф кызы Данияне тантаналы чарага чакырдылар. Аларның гаиләләре ихтирамга һәм хөрмәткә лаек, яшь буын өчен үрнәк булып тора. Гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Аларның бер-берсен яратуы, хөрмәт итүе балалары, оныклары өчен үрнәк.
50 ел бергә гомер иткән Шагеевлар гаиләсен”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Введенский Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.