Анда район башлыгы Равил Кузюров, район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнаша. Авыл җирлекләрендә узган очрашулардан күренгәнчә, соңгы елларда район авылларында вәзгыять күпкә яхшырган. Һәр авыл җирлегенең характеристикасы – демография, авыл хуҗалыгы, төзелеш, социаль өлкә уңай якка үзгәргән. Җыеннар юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән тәмамланды.
Яшь гаилә Хамидуллинарда кечкенә Алина икенче бала .ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Алинаның әтисен кызының туганлыгы белән тәбрикләделәр һәм Татарстан Президенты Рустам Минихановның тәбрикләвен тапшырдылар.
Анна Осиповнаны бу олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина, ветераннар оешмасы, социаль яклау бүлеге вәкилләре кайнар котлады. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, шулай ук күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Анна Осиповнага тормышта авырлыкларны күп күрергә туры килгән, намуслы хезмәте белән авылдашларының олы ихтирамын казанган. Юбилярга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, туганнары һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен теләделәр.
Россия Федерациясендә ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан Лениногорск шәһәре Язылышу сарае янә узенең ишекләрен бик матур гаиләгә - гаилә тормышының "Энҗе юбилеен" үткәрүче Ахмәтҗановлар гаиләсенә ачты. Бүлек белгечләре Әбүзәр улы Әнвәр белән Мөнир кызы Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсен кунакка чакырып аларны чын күңелдән шул бик матур көннәре белән котладылар.
Буа районы ЗАГС бүлегендә 2017 нче елның 21 июль көнендә 200-нчы баланың очрагын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр Маликов Рәшит һәм Әлфия – Сафия Рәшит кызы исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь парны 1 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диде ул.
2017 елның 21 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1800 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Сотниковларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 5 ел бергә гомер иткән Акмаловлар Рифак Рифкат улы белән Эльвира Рифак кызын хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярларга шушы көннең якты истәлеге итеп гаилә портреты тапшырылды.
2017 елның 21 июль көнне ТР Балтач МР ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә йөзенче парның- Мөхәммәтшин Алмаз айдар улы белән Сабирова Гөлия Илдар кызының никахы рәсмиләште . Яшьләрненең гомер юлларында булган шушы кабатланмас, шатлыклы һәм бәхетле вакыйгалары белән котлыйбыз, хәерле озын гомер, тигез мәхәббәт , өметле киләчәк телибез.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашында чираттагы утырыш узды. Ул урта һәм кече эшмәкәрлекне җәелдерү, аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча район башкарма комитетының эшчәнлеге, муниципаль хезмәттә Закончалыкларның үтәлеше, керемнәр, мөлкәт турында мәгълүмат тапшыру нәтиҗәләре, комиссиянең эшчәнлеге, гражданлык актлары халәте мәсьәләләрен үз эченә алды.
2017 елның 21 июленнән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" исемендәге хәйрия акциясе башланды.