2017 елның 21 июленнән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" исемендәге хәйрия акциясе башланды.
Акциянең максаты –авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтү, андый гаиләләргә карата җәмгыятьтә позитив, толерантлы караш формалаштыру.
Акциядә беренчеләрдән булып, булачак яшь парлар катнашты. Алар балаларга рәсем ясау кирәк-яраклар китерделәр.
Август азагына кадәр барлык теләүчеләр, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрендә беренче сыйныфка баручы балалрга ярдәм итә алачаклар.Гуманитар ярдәм рәвешендә дәфтәрләр, рәсем сәнгате дәресләре өчен булган, наборлар кабул ителә. Кабул итү адресы: Түбән Кама шәһәре, Яшьлек урамы, 6Б, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе