Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашында чираттагы утырыш узды. Ул урта һәм кече эшмәкәрлекне җәелдерү, аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча район башкарма комитетының эшчәнлеге, муниципаль хезмәттә Закончалыкларның үтәлеше, керемнәр, мөлкәт турында мәгълүмат тапшыру нәтиҗәләре, комиссиянең эшчәнлеге, гражданлык актлары халәте мәсьәләләрен үз эченә алды. Җыелышны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев алып барды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров, коррупциягә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина чыгыш ясадылар.