Анна Осиповнаны бу олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина, ветераннар оешмасы, социаль яклау бүлеге вәкилләре кайнар котлады. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, шулай ук күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Анна Осиповнага тормышта авырлыкларны күп күрергә туры килгән, намуслы хезмәте белән авылдашларының олы ихтирамын казанган. Юбилярга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, туганнары һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен теләделәр.