Энҗе юбилей

2017 елның 22 июле, шимбә

Россия Федерациясендә ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан Лениногорск шәһәре Язылышу сарае янә узенең ишекләрен бик матур гаиләгә - гаилә тормышының "Энҗе юбилеен" үткәрүче Ахмәтҗановлар гаиләсенә ачты. Бүлек белгечләре Әбүзәр улы Әнвәр белән Мөнир кызы Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсен кунакка чакырып аларны чын күңелдән шул бик матур көннәре белән котладылар. Бу гаилә ике бала үстергән, бүгенге көндә алар инде үзләре дә тормышка чыккан. Тантана барышында юбилярлар бүлек хезмәткәрләре исеменнән дә, туганнары, килгән кунаклары исеменнән дә күп кенә матур теләкләр һәм җылы сүзләр ишеттеләр. Алар бу көннең истәлеге итеп почет кенәгәсенә үзләренең имзаларын куеп юбилей таныклыгын кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International