2017 елның 25 июлендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында Галимзяновлар гаиләсенең "көмеш" туйлары узды. Нәкъ егерме биш ел элек Фирүзә Захлюловна һәм Ринат Мухамматович Түбән Кама шәһәрендә шәхси имзалары белән никахларын теркәгәннәр.
Шундый шатлыклы көнне никахлашу Сараенда юбилярларның барлык туганнары, якыннары, дуслары һәм коллегалары җыелды.
Идарә белгечләре Фирүзә Захлюловнага һәм Ринат Мухамматовичка ак бәхет, ныклы сәламәтлек, иминлек теләделәр, ГХАТ идарәсе Мактаулы актын һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар. Шулай ук юбилярларның исемнәре Түбән Кама Гхат идарәсе Мактау Китабына кертелде.
Бәхетле ата-ана бергә ике матур малай тәрбияләп үстергәннәр. Галимзяновларның гаилә девизы бер-бербереңә ярдәм итеп, ышанычлы терәк булуга өйрәтә.