24 июльдә Апас районы ЗАГС бүлегендә тугыз район - ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри осталыклары буенча ярыштылар. Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбычтан килгән бу тармакның бүлек начальниклары һәм белгечләре аерым сценарий буенча яшь парларның язылышу мизгелләрен, шулай ук балага исем кушу күренешләрен тасвирлап бирделәр. Бәйге барышын мәртәбәле жюри карап, бәяләп барды. Бәйге республика буенча берничә зонада уза икән.
Бәйге шартлары буенча һәр район вәкиле “язылышу“ тантанасын яки “исем кушу“ мизгелен күрсәтергә тиеш иде. Биредә аларның үз-үзләрен тотышлары, сөйләү осталыклары, ягымлылыклары, тантанага ниндидер үзгә бер ямь бирүләре дә (җыр, бию) исәпкә алынды. Әнә шулай һәр бәйгече “язылышу“, “исем кушу“га үзенчәлекле төсмер бирде.