Үткән сентябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 40 сабый теркәлде: 17 малай һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 1100, ә иң зуры – 4100 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь.
Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Алмаз, Айзат, Арсений, Владимир, Айсылу, Алиса.
Сирәк очрый торган исемнәр Захар, Екатерина.
Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Антонина Курочкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны олуг юбилее белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм "Баулынефть" идарәсе вәкилләре котладылар.
4 октябрь көнне Теләче районы Алан авылында яшәүче тыл ветераны Нуркамал әби Карибулла кызы өендә 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте.
Район башлыгы Илдус Зарипов тыл хезмәтчәнен туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм бүләкләрен тапшырды, Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Алан авыл җирлеге башлыгы, гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерделәр.
2017нче елның 4 октябрендә Әгерҗе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре хезмәт ветераны, районның баш архив хезмәткәре, лаеклы ялга чыкканчы 40 ел дәвамында үзенең яраткан эшен дәвам иткән Галеева Зөлфия Зиннур кызы янында булды.
Зөлфия Зиннур кызы һәрвакытта да элеккеге хезмәттәшләренең тормышы белән кызыксына, аларның унышларына сөенеп, үз тәҗрибәсе һәм белгәннәре белән уртаклашып яши.
2017 елның 4 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районы башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин, Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова халыкара өлкәннәр көне белән 101 яшьлек Өммениса Хадееваны котладылар.
Федоровское авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Николай Лапин шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы елларда таушалган авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен күп тырышкан, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе ул. Авылның хөрмәтле кешесен котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гульнар Хузина, Федоровское авыл җирлеге башлыгы фирдүс Зәйнуллин, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Надежда Филина да килгән иде.
Сентябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде: 13-малай һәм 12 кыз. Шуларның 11 гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 3 - өченче, 2-дүртенче бала булып туган.
Олкәннәр коненә багышлап, 2017 нчы елның 03 нче октябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Быел алар 25 пар. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рәвештә, парларны теркәу белән башланып китте.
2017 нче елның 3 октябрендә Әгерҗе шәһәре мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышлап, “ Картаймый әле күңел...” дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Чарада бәйрәм тормышы юбилярлары катнашты.
Яшь парлар белән тренинг бушлай сишәмбе көнне уза.