Үткән сентябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 40 сабый теркәлде: 17 малай һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 1100, ә иң зуры – 4100 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь.
Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Алмаз, Айзат, Арсений, Владимир, Айсылу, Алиса.
Сирәк очрый торган исемнәр Захар, Екатерина.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 25 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 21 һәм 16 ел, иң олы кияүгә – 70, каләшкә – 60 яшь.