4 октябрь көнне Теләче районы Алан авылында яшәүче тыл ветераны Нуркамал әби Карибулла кызы өендә 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте.
Район башлыгы Илдус Зарипов тыл хезмәтчәнен туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм бүләкләрен тапшырды, Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Алан авыл җирлеге башлыгы, гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Нуркамал Карибулла кызы сугыш елларының күп михнәтләрен үз җилкәсендә татуга карамастан, 90 яшьлеген сәламәтлек һәм көр кәеф белән каршы ала.Өлкән яшьтә булуына карамастан,гел хәрәкәттә булырга тырыша.Җәй көннәрендә тау битләренә җиләккә дә йөри ул.
Юбилеенда да түзеп тора алмады, район башлыгын ишектән чыгып үзе каршы алды, өстәл артында үткән тормышы турында сөйләде, хатирәләрен барлады. Нуркамал Хәйдәрҗәнова тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергән, бүген аларның уңышларына сөенеп яши.
Юбиляр туган көне белән котларга килгән һәркемгә олы рәхмәтләре белән изге теләкләрен дә җиткерде.