Антонина Курочкинага 90 яшь тулды

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Антонина Курочкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны олуг юбилее белән  Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм "Баулынефть" идарәсе вәкилләре котладылар.

Юбилярның хезмәт биографиясе 43 ел тәшкил итә. Антонина Александровна 1951 елда "Баулынефть" идарәсендә эшли башлый, 1956 нчы елдан 1983 елга кадәр бухгалтер һәм өлкән бухгалтер вазыйфасын үти.

Антонина Александровна ике бала тәрбияләп үстерә, аның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International