90 яшьлек юбилей

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Федоровское авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Николай Лапин  шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы елларда таушалган авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен күп тырышкан, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе ул. Авылның хөрмәтле кешесен котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе  Гульнар Хузина, Федоровское авыл җирлеге башлыгы фирдүс Зәйнуллин, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Надежда Филина да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International