ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 5 һәм 6 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә "Media proof" журналистика һәм коммуникацияләр форумы узды.

2017 елның 6 октябрендә Гисматовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. 

Буа районында бүгенге көндә 100  яшьтән узып 7 кеше гомер итә. Картлар көненә багашланган бәйрәмдә Буа  муниципаль районы башлыгы  вызыйфазын башкаручы Евгений Семагин, Буа  муниципаль районы житәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова  аларны котладылар Һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

         Бүген Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетының "Ышаныч" үзәгенең психологы гаилә бәхете, ничек аны сакларга озак елларга – темаларга очрашу булды. Көчле, бәхетле гаилә-ул хәр бер кешенең хыялы.  Нинди булырга тиеш Сезнең шәхси характерыгыз нинди булырга тиеш?


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2017 нче елның 4 октябрь көнне Зәй шәһәренең   6 мәктәптә ГХАТ бүлегенең мөдире Гөлфия Валишина үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде.

2017 нче елның 5 октябрендә Ирле-хатынлы Иванищевлар бриллиант туйларын билгеләп үтте. Гаиләләре өчен истәлекле булган бу  көнне алар үзләренең уңайлы гына  фатирларында котлаулар  кабул иттеләр. Бриллиант юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина котлады, аларга символик медальләр тапшырды.

5 октябрьда Алабуга районы ЗАГС бүлеге ветераннарны чәй эчәргә чакырып алды. Ветераннар ЗАГС нын яңалыклар белән таныштылар, үткэннәрне искә төшерделәр.

 Питрәчтә яшәүче 102 яшлек Мария Пилюгинага бу көннәрдә район башлыгы һәм депутат Иршат Минкин кунакка килде. Алар үзләре белән бәләкләр алып килдә һәм озак яшәүче апага тагы да яшәргә һәм авырмаска теләделәр.

Түбән Камада, Рәсәй ГХАТ органнарының 100-еллыгына багышланган,  “Ана күңеле балада” исемендәге бишек җыры бәйгесе башланып китте. Бәйге Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәдәният Идарәсе белән берлектә эшләнде.

   2017 елның 5 октябрендә Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International