Түбән Камада, Рәсәй ГХАТ органнарының 100-еллыгына багышланган, “Ана күңеле балада” исемендәге бишек җыры бәйгесе башланып китте. Бәйге Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәдәният Идарәсе белән берлектә эшләнде.
Проектның максаты – киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гаилә кыйммәтләренә таба тарту, ана булуга һәм бала табуга ярдәм күрсәтү, шәһәр һәм район халкының иҗади потенциалын үстерү.
Бәйгедә иҗат коллективлары белән һәм аерым башкаручы буларак түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга рөхсәт ителә: "Йокла балам", "Курчакка бишек җыры", "Туган бишек җырым", "Эстрада бишек җыры". Бәйгедә дүрт яшь категориясе бар:
- 7 яшькә кадәр,
- 8-13 яшькә кадәр,
- 14-17 яшькә кадәр,
- 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк.
Җиңүчеләр һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләү, Халыкара әниләр көненә багышланган чарада, никахлашу Сараенда узачак.