2017 елның 7 октябрендә табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2017” республика акциясе старт алды, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.
Аны бәйрәме белән котларга район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәткәрләре, элеккеге хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары килде.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Ранис белән Елена Исхаковлар гаиләсе теркәлде. Бәхетле матур пар Ранис һәм Елена әлеге истәлекле көндә бер-берсенә үзләренең туй вальсларын бүләк итте. Җылы хисләргә төренгән, мәхәббәт исе аңкып торган бу бию тантана кунакларын таң калдырды.
7 октябрьда Алабуга ЗАГС бүлегендә Михаил Васильевич һәм Анна Ивановна яңадан яшьлекләрен искә алдылар. Кузнецовлар бер-берсен борынгыча – димләп табышалар. Туганнар таныштырган аша өйләнешкән Михаил белән Анна 50 ел бәхетле, тату тормыш иткәннәр.
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында олылар көненә багышлап концерт күрсәттеләр. Анда “алтын” парларны котладылар. быел алар 3 пар. Юбилярларга район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Өлкәннәр көне – ул озын гомер юлы үткән кешеләргә яхшы, йомшак сүзләр җиткерү, тормышның аерым бер мизгеле. Бу бәйрәм өлкәннәргә узләренең яшьләрен искә төшеру тугел, ә зур игелекләре өчен рәхмәт сүзләре җиткеру мөмкинлеге.
Шушы көннәрдә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән сугыш һәм хезмәт ветераннары котлау алды. Юбилярлар арасында Гарипова Музаяна Рашид кызы иде. Котлауларда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина.Юбилярр исеменә җылы котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады.
5 октябрь көнне Биектау район ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә игезәкләргә исем кушылды. Аяз белән Зилә Хамидуллинар, Алмаз һәм Гөлзидә гаиләсендә дәньяга аваз салдылар.
Буа районы ЗАГС бүлегендә 2017 нче елның 06 октябрь көнендә 300-нчы баланын очрагын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр – Ясминә исем куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь әтине 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диде ул.
6 октябрьдә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар, районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар hәм Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.